Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ДИНМӨХӘММӘТОВ СӘРВӘРЕТДИН ШИҺАБЕТДИН УЛЫ

ДИНМӨХӘММӘТОВ СӘРВӘРЕТДИН ШИҺАБЕТДИН УЛЫ

Район: 
Сармановский

Динмөхәммәтов Сәрвәретдин Шиһабетдин улы, 1926 елның 5 июль көнендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 1944 елда 17 яшьтән сугышка алына. Сугыш утына керергә туры килмәгән,кан коймаган булса да, 5 ел хезмәт иткән. Немец әсирләрен саклый. Качарга җыенган бер төркем әсирләрне туктатып кала алган. Бервакыт сакта торганда сыерга атарга туры килгән. – Стой, кто идет?- диюгә, эндәшүче булмагач, аткан инде. Эйе сакта торганда йокларга ярамый, уяу булырга кирәк, чөнки син күп кеше гомере өчен җаваплы. Авылга кайткач колхозда терлекче,тегермәндә,тимерчелектә эшли. Бик күп тапкырлар Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1996 елны вафат була.

Фронтовиклар
Опубликовано 5 May, 2020 - 18:13 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 05/05/2020 - 18:13):https://tatfrontu.ru/tt/person/dinmohmmtov-srvretdin-shihabetdin-uly