БОРҺАНОВ ӘХӘТ СӘГЫЙТЬ УЛЫ
Район:
Алькеевский

Борһанов Әхәт Сәгыйть улы 1924 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елның августыннан 1944 елның гыйнварына хәтле сугышта була. Фронтта 37нче гвардия дивизиясенең 114 нче гвардия укчы полк составында минометчик булып хезмәт итә. Фронттан яраланып кайткач “Кызыл байрак” колхозында хисапчы, кибеттә сатучы, клуб мөдире, госстрах агенты булып эшли.
“За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.” медале һәм юбилей медальләр белән бүләкләнгән.