Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЫБЫЗ - АБДУЛЛИНА НУРФИКА АБДУЛЛА КЫЗЫ

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЫБЫЗ - АБДУЛЛИНА НУРФИКА АБДУЛЛА КЫЗЫ

Район: 
Актанышский

Абдуллина Нурфика Абдулла кызы 1924 елның 2 декаберендә Азнакай районы Мәндәй авылында туа. Медицина училищасын тәмамлап Актаныш авылы Куҗәкә авылына эшкә билгеләнә. Авыл медпунктында фельдшер-акушерка хезмәтен башкарган яшь кыз 1943 елның 5 сентябернедә хәрби хезмәткә чакырыла.​
Сугыш чорында Нурфикә Абдулла кызы Казанда 5868 санлы эвакуация госпиталендә​ шәфкать туташы булып эшли.
"Германияне җиңгән өчен" һәм башка күп кенә медальләр, билгеләр белән бүләкләнә. 1949 елның 20 июлендә демобилизацияләнә. "Госпитальдә кизү торганда 9 май көнне иртәнге 4 сәгатьтә госпиталь башлыгы майор Вәлиев Нигъмәт Сафа улы һәр палатага кереп, җиңү турында эйтеп йорде",- дип ул истәлекләре белән уртаклашты.
Н.А. Абдуллина 1949 елның 1 августыннан​ 1977 елның​ 1 августына тикле Куҗәкә авылы медпунктында фельдшер-акушерка булып эшли. Тыныч чордагы тормышта да хезмәтләре мактауга лаек - Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, медальләре бар.

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 13 April, 2022 - 15:52 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 13/04/2022 - 15:52):https://tatfrontu.ru/tt/person/boek-vatan-sugyshynda-katnashkan-hm-tylda-hezmt-kuygan-hatyn-kyz-yaktashybyz-abdullina