Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > АВВАКУМОВ НИКОЛАЙ МИХАИЛ УЛЫ

АВВАКУМОВ НИКОЛАЙ МИХАИЛ УЛЫ

Район: 
Тукаевский район

      Аввакумов Николай Михаил улы 1915 елның 24 августында Иске Җирекле авылында туган, 4 класс белеме булган, сугышка кадәр трактор йөртүче булып эшләгән. Сугышның беренче көннәреннән хезмәткә алалар, 1941елның 27 июнендә присяга кабул итә, өченче инженер-техник уку ротасына укырга жибәрәләр, аннан 224 саперлар батальонының курсанты булып саперлык һөнәренә өйрәнә.  Укып бетергәч Украина фронтының  60-гвардия бүлеге саперлар батальонында взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. Сталиниградны саклауда катнаша. Николаев шәһәрен алганда яралана,  контузия ала. Бик күп шәһәрләрне, авылларны азат итә-итә  сугышны Германиядә каршы ала. Николай Михаил улы 1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда үткән Җинү парадында катнашкан, фашист армиясенең байракларын Кремль стенасы буена ташлаган солдат. 

Прикреплённые изображения: 
Фронтовиклар
Опубликовано 26 July, 2016 - 09:18 пользователем Тукаевский район

Source URL (modified on 26/07/2016 - 09:18):https://tatfrontu.ru/tt/person/avvakumov-nikolay-mihail-uly