Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > АРЖАНОВ НИКОЛАЙ НИКОЛАЕВИЧ

АРЖАНОВ НИКОЛАЙ НИКОЛАЕВИЧ

АРЖА`НОВ Николай Николаевич (10.3.1913, хәзерге Кострома өлкәсенең Кологривск районы Вокшево авылы - 7.2.1976, Казан), Советлар Союзы Герое (1.5.1957), очучы-сынаучы. ВЛКСМның Кологрив райкомында, аннан соң Казан авиация заводында эшли. 1937 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, Казанның 124 нче авиация заводында очыш-сынау станциясенең әйдәп баручы инженеры, башлыгы булып эшли. 1941 дән Казанның 22 нче авиация заводында: очыш-сынау станциясе башлыгы, очучы-сынаучы (1944 тән), инженер (1964 тән). Беренче серияле Ту-4, Ту-16, Ту-22, Пе-2 бомбардировщикларын очышта сыный. Герой исеме яңа авиация техникасын сынаганда күрсәткән батырлыгы өчен бирелә. СССРның атказанган очучы-сынаучысы (1961). Ленин, ике Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.

Герои Советского Союза
Опубликовано 12 January, 2015 - 22:36 пользователем admin

Source URL (modified on 28/10/2019 - 01:08):https://tatfrontu.ru/tt/person/arzhanov-nikolay-nikolaevich