Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > АИПОВ МӘХМҮТ ИЛЬЯС УЛЫ (

АИПОВ МӘХМҮТ ИЛЬЯС УЛЫ (

АИПОВ Мәхмүт Ильяс улы (12.7.1920, хәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Кулаткы районы Кирюшкино авылы - 22.4.1945, Каульсдорф, Германия), Сов.етлар Союзы Герое (31.5.1945, вафатыннан соң), рядовой. 1942 елның маеннан Кызыл Армиядә. 1942 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче удар армиянең 230 нчы укчылар дивизиясе 990 нчы укчылар полкы укчысы. Сталинград, Көньяк-Көнбатыш, Көньяк, 3 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942-43), Украинаны, Молдавияне, Польшаны азат итү сугышларында, Берлин операциясендә катнаша. Берлин, Каульсдорф өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Подвиг во имя Родины. Куйбышев, 1965. Кн. 1.

Герои Советского Союза
Опубликовано 12 January, 2015 - 22:09 пользователем admin

Source URL (modified on 28/10/2019 - 01:01):https://tatfrontu.ru/tt/person/aipov-mhmut-ilyas-uly