Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда «Сугыш урлаган балачак» чарасы узды

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда «Сугыш урлаган балачак» чарасы узды

Корпункт: 
Заинский

Сугыш чоры балалары истәлегенә 18 октябрьдә музейда «Тарихи хәтер»проекты эгидасы астында «Сугыш урлаган балачак» дигән театральләштерелгән чара узды. 1941 елның 22 июнендә күп миллион совет балаларының балачаклары өзелә. 1 нче мәктәпнең 7 «А» сыйныфы укучылары чакырылган кунаклар, автоагрегат заводы ветераннары истәлекләреннән сугыш елларында яшьтәшләренең ничек яшәүләре турында белделәр. Залда Кубышкина М. И. Галяминский Д. А., Розанов В. В., Евлампьев И. Т., Медведева Е. И., Шәймәрданов Х. С., Полканов И. П. истәлекләре яңгырады. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна кунакларга җылы теләкләрен җиткерде, илебез тарихын өйрәнергә кирәклеген билгеләп үтте. Ветераннар Советы рәисе Шипков Николай Иванович катнашучыларга Безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының күпме яшәүләре турында сөйләде. Зәй хәрби комиссариаты хезмәткәре Атласов Валентин Александрович балаларга патриотлыкның нәрсә икәнен аңлатты. Чара барышында укучылар сугыш чоры вакыйгаларын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу чара хәзерге заман балаларының тормыш кыйммәтләре нигезенә тагын бер игелек һәм белем кирпече салды.

Опубликовано 19 October, 2018 - 13:48 пользователем Долгова Светлан...

Source URL (modified on 19/10/2018 - 13:48):https://tatfrontu.ru/tt/news/zynen-tugan-yak-tarihyn-oyrnu-muzeenda-sugysh-urlagan-balachak-charasy-uzdy