Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Зәйдә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Зәйдә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Корпункт: 
Заинский

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан Зәй музыка мәктәбендә “Картаямыни соң йөрәк?!” шигаре астында бәйрәм тантанасы узды. Аңа район-шәһәр өлкәннәре чакырылды. Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов залдагы апа-агайларны район башлыгы исеменнән әлеге көн белән котлап, намуслы, тырыш хезмәт куйганнары, яшь буынны тәрбияләүдә булышлык иткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “Балкыш” республика фестивалендә  уңышлы чыгыш ясаган бер төркем үзешчәнгә Мактау грамоталары, ветераннар хәрәкәте активистларына район башлыгы грамоталары тапшырды. Кунаклар өчен иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Опубликовано 5 October, 2016 - 15:04 пользователем Долгова Светлан...

Source URL (modified on 05/10/2016 - 15:04):https://tatfrontu.ru/tt/news/zyd-olknnrne-hormtldelr