Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Зәй эзтабарлары “Хәтер вахтасы-2019” да катнашты

Зәй эзтабарлары “Хәтер вахтасы-2019” да катнашты

Корпункт: 
Заинский

Бүген Зәйгә Волгоград өлкәсендә казу эшләрендә катнашкан районыбыз эзтабарлары кайтты.Зәй эзтабарлары быел ике отряд  - “Форпост” (җитәкчесе Алексей Алексеев), “Гвардия” (җитәкчесе Виктор Никифоров) составында эшләделәр. Зәй политехник колледжыннан - 10, бүгенге көндә Чаллы педагогика югары уку йортында белем алучы 2 студент һәм “Сугышчан бердәмлек” шәһәр иҗтимагый оешмасы әгъзалары булган 5 кеше 24 апрельдән 8 майга кадәр сугыш чорында яу кырында ятып калган солдатларның сөякләрен казып алып күмү чараларында катнашты.
- Барлыгы 24 кызылармияченең сөякләрен казып алып, батырлар каберлекләренә җирләдек, - диде Виктор Никифоров.

Опубликовано 13 May, 2019 - 10:57 пользователем Долгова Светлан...

Source URL (modified on 13/05/2019 - 10:57):https://tatfrontu.ru/tt/news/zy-eztabarlary-hter-vahtasy-2019-da-katnashty