Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Җәүдәт Хәбибуллин: “75 елдан соң әтиебез авыл уртасына кайтып басты”

Җәүдәт Хәбибуллин: “75 елдан соң әтиебез авыл уртасына кайтып басты”

Корпункт: 
Апастовский

Татар Черкене авылында сугыш кырында ятып калган Фатыйх Хәбибуллин истәлегенә һәйкәл куелды.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт узса да, аның авырлыклары, якыннарын югалту ачысы әле бүген дә онытылмый. Татар Черкене авылыннан Фатыйх Хәбибуллин да сугыш башланганның беренче көннәреннән үк, үзенең аты белән сугышка китә. Өч бала әниләре белән кала.

“Әтинең сугышка киткән көне әле бүген дә күз алдымда. Авыл халкы елашып озатты. Юлдан бер хаты килде. – Эшелонны бомбага тоттылар. Исән кайта алмасам, балаларны кара, үтермә, - дип язган иде. Чыннан да әтине башка күрә алмадык. Еллар үткәч ике улым – Рафис белән Рамил әтинең каберлеген эзләп таптылар. Мине дә алып бардылар. Бүген исә ул менә авыл уртасына кайтып басты”, - дип сөйләде Җәүдәт абый Хәбибуллин.

Опубликовано 12 May, 2020 - 10:02 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 12/05/2020 - 10:02):https://tatfrontu.ru/tt/news/zhudt-hbibullin-75-eldan-son-tiebez-avyl-urtasyna-kaytyp-basty