Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Җитәкчеләр Исәнбайда яшәүче ветеранны котладылар

Җитәкчеләр Исәнбайда яшәүче ветеранны котладылар

Корпункт: 
Агрызский

             Үтәгәндә туып-үскән, бар гомерен Ижау шәһәрендә уздырган, картлыгын кызы һәм кияве тәрбиясендә Исәнбайда үткәрүче Галия апа Хуҗина 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. Аны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев тәбрикләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Галия апа бик бәхетлге гомер көзе кичерә. Янәшәсендә 63 ел иңне-иңгә куеп яшәгән ире Сәетҗан, кызы Тәнзилә, кияве Рәфис, күпсанлы туганнары бар. Картлыгымның кадер-хөрмәттә, тәрбиядә, якыннарым янәшәсендә узуына бик сөенәм, – диде ул.

Опубликовано 20 February, 2018 - 08:59 пользователем Музей Агрыза

Source URL (modified on 20/02/2018 - 08:59):https://tatfrontu.ru/tt/news/zhitkchelr-isnbayda-yashuche-veteranny-kotladylar