Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Җиңүнең 76нче еллыгына багышланган тантаналы митинг

Җиңүнең 76нче еллыгына багышланган тантаналы митинг

Корпункт: 
Сармановский

9 Май-һәр кешенең йөрәгенә аеруча кадерле бәйрәм. Без тыныч күк йөзенә шатланабыз һәм бер үк вакытта сугыштан кайтмаучылар турында моңсуланабыз. Бөек Ватан сугышында Җиңү салютлары, көтеп алынган бәйрәм салютлары яңгыраганга 76 ел узды. Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан Сарман районы Җәлил бистәсендә Бөек  Җиңүнең 76нче еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Митингта бистә халкы һәм кунаклары, "Җәлил гимназиясе" укучылары һәм педагоглары, мәктәп, хезмәт коллективлары катнашты. 

Опубликовано 11 May, 2021 - 08:11 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 11/05/2021 - 08:11):https://tatfrontu.ru/tt/news/zhinunen-76nche-ellygyna-bagyshlangan-tantanaly-miting