Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ҖИҢҮ ЯЗЫ ӨЧЕН РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ВЕТЕРАННАР!: Актанышның Җиңү паркында һәйкәлләргә тере чәчәкләр салынды

ҖИҢҮ ЯЗЫ ӨЧЕН РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ВЕТЕРАННАР!: Актанышның Җиңү паркында һәйкәлләргә тере чәчәкләр салынды

Корпункт: 
Актанышский

Актанышта Җиңүнең 74  еллыгын күркәм гадәт буенча тантаналы төстә бәйрәм иттеләр.

Тик, кызганыч, әлеге истәлекле көннең төп геройлары - Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан-ел сирәгәя. Актанышта бүгенге Җиңү көнен нибары 15  Бөек Ватан сугышы ветераны  каршы алды.

Район җитәкчелеге, ветераннар, район үзәгенең барлык оешма һәм предприятиеләре, шулай ук укучылар һәм укытучылар коллективлары илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә Җиңү паркында һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Опубликовано 14 May, 2019 - 09:41 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 14/05/2019 - 09:41):https://tatfrontu.ru/tt/news/zhinu-yazy-ochen-rhmt-sezg-veterannar-aktanyshnyn-zhinu-parkynda-hykllrg-tere-chchklr-salyndy