Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Җиңү көнен каршылап

Җиңү көнен каршылап

Корпункт: 
Альметьевский

9 май – Җиңү көне уңаеннан Урман Кәләе авылында да бик зурбәйрәм чаралары булып узды. Авыл уртасында урнашкан мәһабәт һәйкәл янына тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Бәйрәмдә катнашучылар сугышта һәлак булганнарны искә алдылар һәм һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салдылар. Кунакларны мәктәп укучылары патриотик җырлар, шигырьләр белән котлады. Еллар имин булсын, бүтән беркемгә дә сугыш хәсрәтен күрергә язмасын – һәркемнең теләге бер иде.

 

Артемьева Фәния Мөхамәтзәки кызы,

Урман Кәләе мәктәбенең

туган тел (татар теле) укытучысы

Опубликовано 11 May, 2023 - 12:06 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 11/05/2023 - 12:06):https://tatfrontu.ru/tt/news/zhinu-konen-karshylap-0