Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты

Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты

Корпункт: 
Сабинский

Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына хөрмәт күрсәтү уңаеннан, сәхнәдә тальян, гармун һәм баян тавышлары тынмады да. Сугыш елларында нәкъ менә шушы музыкаль инструментлар кешене ял иттергән, күңелен күтәргән.  Концерт кысаларында гармунчылар, район һәм авыл мәдәният йортлары, фольклор коллективлары арасында үткәрелгән "Яңгырасын гармун моңнары" исемендәге бәйгенең финал этабы да узды. Катнашучылар санында Саба, Шәмәрдән, Нырты, Мичән, Кызыл Мишә,Олыяз һ.б. авыллардан килүчеләр бар иде. Бәйгедә җиңү яулаган катнашучыларны бүләкләгәннән соң, Саба күкләренә, Бөек ватан сугышында җиңү бәйрәменә багышлап, салют аттырдылар.

 

  Соңгы салют атылуга,  халык "Ямьле Саба" яр буена "Дорога на Берлин" дип аталган киноны карарга ашыкты.

Опубликовано 15 May, 2019 - 17:01 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 15/05/2019 - 17:01):https://tatfrontu.ru/tt/news/zhinu-konen-bagyshlangan-byrm-koncerty