Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Җиңү көне - икеләтә бәйрәм

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Җиңү көне - икеләтә бәйрәм

Корпункт: 
Сабинский

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә, 28 апрельдә Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медале белән  бүләкләде.

Шулай ук республиканың   күре­некле  кешеләренә хез­мәт­тәге уңышлары өчен   Рос­сия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Рөс­тәм Миңнеханов  кулыннан бүләкләрне барысы 62 кеше   алды.

Татарстанда  ветераннарга зур хөрмәт күрсәтелә, инде арабыздан киткәннәрне хәтерлиләр, баш иеп искә алалар.  Республика халкы  Бөек Җиңүгә фронтта гына  түгел,  тылда да  зур  өлеш кертә. Татарстаннан 186  кешегә Советлар Союзы Герое  исеме бирелә. 1941-1945 еллардагы  сынауларда якташларыбыз үзләренең  иң  яхшы   сыйфатларын –  Ватанга мәхәббәт, үз-үзеңне аямау, хезмәт   сөючәнлек үрнәге   күрсәтәләр.

Бөек Ватан сугышында районның 12 меңнән артык кешесе катнашты. Бүгенге көндә аларның  28е генә –безнең арада. Шуларның берсе –   Төбәк авылында  яшәүче Хаҗиәхмәт Әлмиев. 9 Май ветеран өчен  икеләтә бәйрәм алып килә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бергә, сугышның беренче көннәреннән яуга киткән   ветеран  үзенең 95 яшен каршылады.

1939 елда хәрби хезмәткә  алынган егетне башлануга Байкал аръягына  алып китәләр.  Анда   шофер һөнәрен  үзләштерә.  Көнбатышка  җибәрү өчен әзерләнгән 160нчы укчы полкны көтмәгәндә Ерак Көнчыгышка алып китәләр.  1942 елда Сталинград сугышында  хәлләр катлаулангач, Көнчыгыш гаскәрләрен дә Көнбатышка күчерәләр. Хаҗиәхмәт Әлмиев машина белән снарядлар ташый, Паулюс армиясен тар-мар итүдә катнаша. “Сталинград өчен сугыш коточкыч булды.  Үлем белән күзгә-күз очрашкан чаклар күп булды инде. Тик Ходай гомерне өзмәде. Бик күп иптәшләрне югалттым. Ике мәртәбә каты  яраландым. 1943 елда контузия алдым. Җиңүне Краснодар краенда  каршыладым. Тик моның белән  безнең  өчен сугыш бетмәде», – дип искә  ала ветеран.

Опубликовано 12 May, 2015 - 14:51 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 12/05/2015 - 14:51):https://tatfrontu.ru/tt/news/zhinu-kone-ikelt-byrm