Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Җиңү бәйрәме

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Җиңү бәйрәме

Корпункт: 
Арский

Илебез тарихында иң караңгы  сәхифәләрнең берсе – Бөек Ватан сугышы.  Миллионлаган солдатлар батырларча  башын салган бу афәт гасырлардан  гасырларга күчеп хәтерләрдә мәңге  саклансын дисәк, без бүген дә уяу булырга  тиеш.Сугыш утлары тынуга 70 ел үтсә дә, балачакларын усал аҗдаһа йоткан сабыйлар күңеле әле дә сыкрый. Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.Казанбаш һәм Көтек авылыннан 160 кеше сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган.7 нче май көнне биредә  авыл уртасындагы һәйкәл янында тантаналы митинг булды. Митингта мәктәп укучылары чыгыш ясады, тыл ветераннары катнашты.

Опубликовано 8 May, 2015 - 11:30 пользователем Арскмузей

Source URL (modified on 08/05/2015 - 11:30):https://tatfrontu.ru/tt/news/zhinu-byrme-2