Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Ютазы авылында тарихи вакыйга – вакыт капсуласы яшь буын кулында

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Ютазы авылында тарихи вакыйга – вакыт капсуласы яшь буын кулында

Корпункт: 
Ютазинский

Октябрь инкыйлабына 100 ел туган көнне, Ютазы авылының Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл территориясендә, моннан ярты гасыр элек, 1967 елның 7 ноябрендә, обелиск куенына салып калдырылган капсуланы ачу тантанасы булды.

Күп санлы кунаклар катнашында узган чарада кереш сүз белән район башлыгы Рөстәм Нуриев чыкты. Моннан илле ел элек булган вакыйгаларның тере шаһиты Фәния Әхмәтшина тарих битләренә күз салды. Бөек Ватан сугышы ветераны Камил ага Кашапов белән 11 сыйныф укучысы Лениза Зәбировага обелиск куеныннан капсуланы алу хокукы бирелде. Яшь буынга юлламаны Ютазы авыл җирлеге депутаты Әнис Ямалетдинов укыды. Тантана ахырында һәйкәл итәгенә тере чәчәкләр ятты.

Опубликовано 9 November, 2017 - 13:17 пользователем Каракашлинский ...

Source URL (modified on 09/11/2017 - 13:17):https://tatfrontu.ru/tt/news/yutazy-avylynda-tarihi-vakyyga-vakyt-kapsulasy-yash-buyn-kulynda