Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Юбилярны котлау: Мария Ивановна Любимова

Юбилярны котлау: Мария Ивановна Любимова

Корпункт: 
Елабужский

Алабуга районының озын гомерле юбиляры котлаулар кабул итте. Аның фамилиясе дә бик матур яңгырашлы: Любимова. Үзе дә бик уңай фикерле, кешеләргә карата да позитив карашта торучы ул. Морт авылының иң күркәм һәм халык хөрмәт итә торган шәхесләренең берсе булган Мария Ивановнаны бүген 90 яшьлек юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лилиана Бикметова, АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева һәм Морт авыл җирлеге башлыгы Фәиз Закиров тәбрик итте. Традиция буенча тугыз дистәне тутыручы әбекәйгә Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, ә район башлыгы Геннадий Емельяновтан рәхмәт сүзләре язылган открытка, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган тапшырылды. 




Мария Ивановна Алабуга районының Айталан авылында туып-үскән. Ул мәктәптә укып тормаган, ә төрле хезмәт башкаручы булып колхозда эшли башлаган. Бөек Ватан сугышы барганда Лубян бистәсенә утын әзерләргә җибәрелгән. 1948 елда Мортка күченеп килгән һәм шушы көнгә тикле ул биредә гомер итә. Ананың өч кызы, гаиләләре белән әниләренә кунакка килеп, аның хәлен белеп тора, ә әни янында булу кайчакта бер-ике атнага, кайвакыт берәр айга да сузыла. Мария Ивановна тормышны яратуы, уңай тойгылар бүләк итә белүе белән аерылып тора, аның бу матур сыйфатлары барлык туганнарына, якыннарына һәм хәтта юбилярның күршеләренә дә күчә. 

Опубликовано 13 January, 2016 - 08:55 пользователем Людмила Губянова

Source URL (modified on 13/01/2016 - 08:55):https://tatfrontu.ru/tt/news/yubilyarny-kotlau-mariya-ivanovna-lyubimova