Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Юбилярны котлау: Анастасия Евграфовна Дудкина

Юбилярны котлау: Анастасия Евграфовна Дудкина

Корпункт: 
Елабужский

22 ноябрьдә тыл хезмәтчәне Анастасия Евграфовна Дудкина үзенең 90 яшь тулу көнен билгеләп үтә. Тугыз дистәне тутыручы юбилярны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов һәм АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Наталья Пивоварова котлады. Кунаклар Анастасия Евграфовнага Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр тапшырды. 




Анастасия Евграфовна Чистай районының Николаевка авылында туган. Аңа 3 яшь тулгач, гаилә Чистай шәһәренә күченеп төпләнә. Кыз мәктәптә 6 сыйныфны тәмамлый, аннары – фабрика-завод училищесы, ә Бөек Ватан сугышы елларында ул хәрбиләштерелгән сакның 835нче санлы хәрби заводында эшли. “Сугыштан соң, мин Чистай сәгать заводында хезмәт куйдым. Күңел биреп эшләдем, хәтта эш минем фотосурәтемне Мактау тактасына урнаштыруга кадәр барып җитте”,- дип искә алды юбиляр. 


Туксанынчы еллар ахырында Дудкиннар гаиләсе Алабугага күченеп килә: Анастасия Евграфовна нефть-газ чыгару идарәсе медсанчастена эшкә урнаша, шуннан пенсиягә чыга. Аның гомуми хезмәт стажы – 60 ел. 

Опубликовано 2 December, 2015 - 10:37 пользователем Людмила Губянова

Source URL (modified on 02/12/2015 - 10:37):https://tatfrontu.ru/tt/news/yubilyarny-kotlau-anastasiya-evgrafovna-dudkina