Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Юбилеең белән, хөрмәтле ветеран!

Юбилеең белән, хөрмәтле ветеран!

Корпункт: 
Актанышский

Утны-суны кичкән, илебезгә Җиңү алып кайткан, аны якынайтуда тылда армый-талмый хезмәт куйган өлкәннәребез – районыбызның иң хөрмәтле, кадерле кешеләре. Алар белән горурланабыз һәм бу буыннан үрнәк алып яшибез. Районыбыз җитәкчелеге 90, 95, 100 яшен тутырган ветераннарыбызны юбилейлары белән үзләре янына – өйләренә барып котлый.

Бүген, 29 март көнне Актаныш авылында гомер кичерүче тыл ветераны Ялалова Мөсәббихә апа Сәләхетдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль  мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район Башлыгы исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде.

Опубликовано 30 March, 2017 - 08:41 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 30/03/2017 - 08:41):https://tatfrontu.ru/tt/news/yubileen-beln-hormtle-veteran-2