«Янәшәдә ветеран яши» акциясе
Корпункт:

Шәмәрдән лицееның 8б класс укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Төхвәтуллин Мәхмүт Зиннатулловичка тимурчылык эшенә бардылар. Алар ветеранның хәлен белделәр, ишек алды, капка алларыннан кар көрәделәр. Мәхмүт Зиннатуллович аларга зур рәхмәт әйтеп озатып калды.