Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Яңа Кенәр мәктәбендә Халитов Р.У. исемендәге гамәли конференция узды

Яңа Кенәр мәктәбендә Халитов Р.У. исемендәге гамәли конференция узды

Корпункт: 
Арский

Яңа Кенәр урта мәктәбендә Халитов Р.У. исемендәге укучыларның IV фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференция Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Укучылар конференциягә сугышта катнашкан бабайләры, авылдашлары турында мәгълүмат туплаганнар ,сугыштан килгән өчпочмаклы хатларны, фотоларны, сугыш ветераннары турындагы видеоязмаларны алып килгәннәр. Җиңүчеләр 4 төрле номинациядә дипломнар белән бүләкләнде. Укучыларның хезмәтенә бәя бирүдә «Бердәм Россия » партиясенең Яңа Кенәр бүлеге җитәкчесе Җ. Галимуллин да катнашты.

Опубликовано 30 April, 2015 - 13:48 пользователем Арскмузей

Source URL (modified on 30/04/2015 - 13:48):https://tatfrontu.ru/tt/news/yana-kenr-mktbend-halitov-ru-isemendge-gamli-konferenciya-uzdy