Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Ял паркына артиллерия пушкасы урнаштырылды

Ял паркына артиллерия пушкасы урнаштырылды

Корпункт: 
Сармановский

Бөек Җиңүне бәйрәм итү кысаларында район үзәк ял паркында урнашкан мемориалның артиллерия пушкасы куелган өлешен ачу тантанасы үтте. Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Саклаубаш авылыннан сугыш ветераны Мизхәт Хәлилов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова чыгыш ясадылар. Фәрит Мөнәвир улы һәм Мизхәт Хәкимулла улы пушканы ачканнан соң, барысы да истәлеккә фотога төштеләр.

Опубликовано 9 May, 2017 - 11:45 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 09/05/2017 - 11:45):https://tatfrontu.ru/tt/news/yal-parkyna-artilleriya-pushkasy-urnashtyryldy