Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Ядрәләрне эреткән йөрәкләр

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Ядрәләрне эреткән йөрәкләр

Корпункт: 
Тукаевский район

8 май көнне  сәгать 9.00 Түбән Суык-Су авыл җирлегенә караган  барлык авыллардан тыл һәм хезмәт ветераннары авыл уртасына урнашкан һәйкәл  янына җыелдылар. Тантананы авыл җирлеге башлыгы Сайфутдинов Наис Миргасимович ачып җибәрде. Сугышта һәлак булганнар һәйкәленә мәктәп укучылары, балалар бакчасы балалары венок һәм чәчәкләр салдылар. Бәйрәмнең икенче өлеше Түбән Суык-Су урта мәктәбендә укучылар тарафыннан әзерләнгән “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр” дигән кичә белән дәвам итте. Укытучылар коллективы башкаруында “Тол хатыннар, тол кызлар” спектакеленнән өзек, Сайфуллина Ландыш һәм  Рәшит Мавлявиевларның җырлары, “Яшь йөрәкләр” ансамбле чыгышы ветераннарыбыз күңеленә хуш килде. Бәйрәм кичәсе табын янында чәй өстәле белән тәмамланды. Ветераннарны бәйрәм бүләкләре өләшенде.

Опубликовано 14 May, 2015 - 06:33 пользователем Тукаевский район

Source URL (modified on 14/05/2015 - 06:33):https://tatfrontu.ru/tt/news/yadrlrne-eretkn-yorklr