Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Владимир Путин Лесхозда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәдулла Зариф улы Зариповны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Владимир Путин Лесхозда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәдулла Зариф улы Зариповны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Корпункт: 
Сабинский

       Лесхозда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәдулла Зариф улы Зариповка   90 яшь тулды. Сабабаш авылында туып үскән егет яшьтән хезмәттә көч ныгытып үсә.14 яшендә ФЗӨ дә слесарьлыкка укый.   1943 елда эшче көчләр җитми башлау сә­бәпле, Казанның 40нчы хәрби заводына эшкә җибәрәләр.  «Бер җидедән икенче җидегә ка­дәр эшләдек. Монда күргән авырлыкларны һич онытасым юк», -дип искә ала бүген дә.  1951 елда  Шәмәрдән леспромхозына слесарь булып эшкә урнаша.   Шунда ук булачак тормыш ип­­тәше белән танышып, гаилә коралар. Икесе дә леспромхозның алдынгы хезмәткәрләре булып,  югары эш күрсәткечләренә ирешкәннәре өчен  «Татлес» трестының   Мактау китабына кертеләләр. Хөрмәтле ветеранны юбилее белән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин  тәбрикләп, Президент  Путинның Котлавын тапшырдылар. Шулай ук юбилярны Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васил  Гыйззәтуллин, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин  тәбрикләп, Урман хуҗалыгын үстерүдә куйган хезмәтләре өчен юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. 

Опубликовано 11 April, 2017 - 15:07 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 11/04/2017 - 15:07):https://tatfrontu.ru/tt/news/vladimir-putin-leshozda-yashuche-boek-vatan-sugyshy-veterany-hmdulla-zarif-uly-zaripovny-90