Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Ветеранның икеләтә вакыйгасы

Ветеранның икеләтә вакыйгасы

Корпункт: 
Менделеевский

Менделеевлы Рәшидә Миннәхмәтова 95 яшен билгеләде, берүк вакытта Өлкәннәр көне белән котлаулар кабул итте, – дип хәбәр итә газета "Менделеевск яналыклары".

Химзавод ветеранында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Сафин, районның һәм заводның ветераннар Советы рәисләре Любовь Сорокина һәм Татьяна Митшина, предприятиенең профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Борһанов булдылар.

Рәшидә әби 30 ел химзаводның контакт, күкерт кислотасы цехларында эшләгән, үз гомерендә югалту ачысын күп кичергән.

– Әтине кулак дип Себергә озатырга өлгермәдек сугыш башланды. Бик авыр булды, – дип сөйли Рәшидә әби, – иртә эшли башладым, мин генә түгел, илебезнең барлык халкына да шундый язмыш язган иде. Үз юлымда Мәгъсүмне очраттым – көчле, ярдәмчел һәм җаваплы егетне. Ул миңа җил-яңгыр тидерми яшәтте.

Р.Миннәхмәтова бәхетле елларда төшкән гаилә фотоларын кадерләп саклый, һәр көнне бакыйлыкка күчкән тормыш иптәше, улы һәм кызы өчен догалар укый.

Ветеран оныгы Алина, оныкчыгы Ева, туганнары һәм якыннарының җылы карашын һәм тәрбиясен тоеп яши.

Опубликовано 3 October, 2018 - 08:25 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 03/10/2018 - 08:25):https://tatfrontu.ru/tt/news/veterannyn-ikelt-vakyygasy