Ветераннар янәшәдә яши

Югары Чыршылы авылында яшәүче Ногманова Наилә Гаптерәкыйп кызына 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны авыл җирлеге башлыгы Илсур Камалетдинов тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм үз исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Наилә апа Кәүҗияк авылында гомер кичергән. Бүгенге көндә кызы Дамира, кияве Фәнил тәрбиясендә Чыршылыда яши. Алар, олы кызы Альфира, килене Гүзәлия дә Наилә апага сихәт гомер, кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр. - Аллага шөкер, бер эштән дә курыкмадык: эшләдек тә эшләдек. Эшләмәгән эш калмады, колхоз рәисе булып кына эшләмәдем, - дип шаярта җор телле, тапкыр сүзле ветеран. Балалары, оныклары бик яраталар, тәрбиялиләр үзен. Шуңа бүгенге тормышлары өчен сөенә, һәр яңа туган көнгә шөкерана кылып яши Наилә апа. Балаларына, киявенә олы рәхмәтен белдерә. Кияве, үз чиратында, матур теләкләрен җырга кушып бүләк итте.