Ветераннар янәшәдә яши

Озак еллар районыбыз өчен хезмәт куйган ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, лаеклы кешеләрне юбилей белән котлау күркәм традициягә әверелде. Җәлил поселогында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мостафин Габделхәмит Габдрәуп улы да шундый ихтирамга лаек булды, ул 13 мартта үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе – Вәлиев Фәндәс Әнәс улы, Җәлил поселогы Башкарма комитеты җитәкчесе - Галләмов Илшат Фикс улы, Сарман муниципаль районы «Шәфкатъ " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры - Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы, Сарман муниципаль районы социаль яклау бүлеге начальнигы - Гыйльметдинова Лилия Мирзаһит кызы юбилярны котладылар. Мөхтәрәм кунаклар Габделхәмит Габдрәуповичка рухи күтәренкелек, тынычлык, иминлек, күңел җылысы, туганнарының һәм якыннарының игътибарын һәм кайгыртучанлыгын, шулай ук нык сәламәтлек теләделәр. Фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр һәм юбилярга Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау хатын тапшырдылар. Шулай ук Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Габделхәмит Габдрәуп улы һәм аның хатыны Фатыйма Габдрахман кызына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел " юбилей медальләре тапшырылды.
Габделхәмит Габдрәуп улы һәм Фатыйма Габдрахман кызы күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһитлары. Аларның җилкәсе артында күп еллык хезмәт юлы. Тормышларындагы иң якты вакыт-балачак иң авыр чорларга туры килгән. Балачактан ук алар сугыш авырлыкларын кичерәләр һәм өлкәннәр белән беррәттән җиңү яуларга булышалар. Ул авыр чорлар турында хәтер әле дә аларның йөрәкләрендә яши.
Мостафиннар гаиләсе, үз чиратында, бу көннең гаиләләре өчен чын вакыйга булуын кайгыртучыларга рәхмәт белдерделәр, кунакларга тынычлык, игелек һәм эшләрендә уңышлар теләделәр.