Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Ватанны саклаучылар хатирәләрен яңартты

Ватанны саклаучылар хатирәләрен яңартты

Корпункт: 
Альметьевский

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәм күптән түгел генә билгеләп үтелгән Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 27 ел тулуга багышлап “Әлмәтнефть” идарәсе дә очрашу уздырды. 

Анда кайнар нокталарда булган ир-егетләр катнашты. “Әлмәтнефть” идарәсендә Әфганстанда һәм башка шундый урыннарда хезмәттә булан 19 кеше хезмәт куя. Мондый очрашу идарәнең күркәм традициясенә әйләнгән. Чара Хәтер мәйданындагы һәйкәлгә чәчәкләр салу белән башланды. Аннан сөйләшү, хатирәләрне яңарту идарәнең музеенда дәвам итте. Табын артында үзешчәннәр чыгышы һәм бәйрәм котлаулары белән үрелеп барган очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.  

Опубликовано 26 February, 2016 - 15:04 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 26/02/2016 - 15:04):https://tatfrontu.ru/tt/news/vatanny-saklauchylar-hatirlren-yanartty-0