Ватан каһарманнары көнендә Зәйдә 15 яшүсмер яшьармияче булды

Бүген 9 декабрь - Ватан каһарманнары көнендә Зәйдә Азатлык китерүче һәйкәл каршында тантаналы чара үтте. Анда хәрби комиссариат, яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре, хәрби-патриотик тәрбия буенча эшләүче актив зәйлеләр, мәктәп укучылары килде. Тантаналы чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән Ватан каһарманнарын искә алды, мәңгелек утка чәчәкләр салынды. Шунда ук районның “Яшь армиячеләр» балалар, яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә яңа әгъзалар кабул ителде. 15 яшь кеше әлеге хәрәкәткә тантаналы төстә ант биреп керде.
- Безнең яшь армиячеләр хәрәкәте сафында моңа кадәр 195 яшүсмер бар иде, менә бүген аларның сафы тагын 15кә артты. Бу балалар барысы да - хәрби патриотик хәрәкәттә актив катнашучы “Застава”, “Гвардия”, “Форпост” оешмалары әгъзалары. Ватан каһарманнары көнендә үзләрен зур хәрәкәткә кабул итүләре белән алар горурланалар, - ди “Яшь армиячеләр» балалар, яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте җирле бүлеге җитәкчесе Валентин Атласов.
Энҗе Әгъләмова.

