Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Үтәмештә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин бабай Сәлахов Ил башлыгының котлавын алды

Үтәмештә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин бабай Сәлахов Ил башлыгының котлавын алды

Корпункт: 
Апастовский

Ут-сулар кичкән аксакал Хәйретдин Сәлахов 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Югары Ындарчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин хәл-әхвәлен белеп, иң изге теләкләрен җиткерделәр. 
Хәйретдин бабай тормыш иптәше Нәгыймә әби белән тигезлектә, балалар, оныклары янәшәсендә кадер-хасияттә гомер итә. Һәр эштә киңәшче ул.

Опубликовано 15 July, 2019 - 14:31 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 15/07/2019 - 14:31):https://tatfrontu.ru/tt/news/utmesht-yashuche-boek-vatan-sugyshy-veterany-hyretdin-babay-slahov-il-bashlygynyn-kotlavyn-aldy