Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең укучысы Милана Сәгъдиева “Ватан, батырлык, дан турында...” проекты өчен диплом алды

Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең укучысы Милана Сәгъдиева “Ватан, батырлык, дан турында...” проекты өчен диплом алды

Корпункт: 
Ютазинский

Казанда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тарихи-мәдәни мәгълмати проектларның “Ватанга хезмәт итәм” Ачык республика конкурсы финал этабы узды.

Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең 2 сыйныф укучысы Милана Сәгъдиева үзенең “Ватан, батырлык, дан турында...” проекты белән чыгыш ясады һәм җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Эшкә башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөһрә Куртбариева җитәкчелек итте. Оештыру комитеты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казанның Идел буе районы Ветераннар һәм хәрби хезмәт комитеты булган “Ватанга хезмәт итәм” республика конкурсы балаларга һәм яшьләргә илебезнең тарихи-мәдәни мирасына игътибар юнәлтергә ярдәм итә, патриотлык һәм Ватаныбыз өчен горурлык хисләре тәрбияли.

Опубликовано 7 May, 2015 - 12:37 пользователем Каракашлинский ...

Source URL (modified on 07/05/2015 - 12:37):https://tatfrontu.ru/tt/news/uryssudagy-4-sanly-mktpnen-ukuchysy-milana-sgdieva-vatan-batyrlyk-dan-turynda-proekty-ochen