Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Урыссу бистәсендә яшәүче Тимерҗан Әхмәтҗановка – 90 яшь

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Урыссу бистәсендә яшәүче Тимерҗан Әхмәтҗановка – 90 яшь

Корпункт: 
Ютазинский

Урыссу бистәсендә гомер итүче Тимерҗан Хәсән улы Әхмәтҗановның бүген олуг юбилее - хезмәт ветеранына 90 яшь тулды.

Тумышы белән Бәйрәкә авылыннан булган Тимерҗанның балачагы Баланлы авылында уза – малайга бер яшь булганда Әхмәтҗановлар гаиләсе әлеге авылга нигез салган гаиләләрнең берсе була. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшләгән егет Кемерово өлкәсендәге шахталарның берсенә юллана.

- Бик еш гаделсез мөнәсәбәтләргә тап булсам да, биредә авызым ипекәйгә туйды ичмасам, - дип искә ала юбиляр шахтада узган дүрт ел гомерен.

Тыл хезмәтчәне Тимерҗан Хәсән улы Әхмәтҗановны туган көне – 90 яшьлек юбилее белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, балалары, оныклары тәбрик итте. Озын гомерле якташыбыз Россия Президенты Владимир Путиннан да котлау хаты кабул итте.

Опубликовано 1 August, 2017 - 10:19 пользователем Каракашлинский ...

Source URL (modified on 01/08/2017 - 10:19):https://tatfrontu.ru/tt/news/uryssu-bistsend-yashuche-timerzhan-hmtzhanovka-90-yash