Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > "Үлемсез полк" Мотыйгуллин Борһанәдин Низаметдин (Мотыйгулла) улы

"Үлемсез полк" Мотыйгуллин Борһанәдин Низаметдин (Мотыйгулла) улы

Корпункт: 
Кукморский

Мотыйгуллин Борһанәдин Низаметдин (Мотыйгулла) улы 1915 елның август аенда туа, биш яшендә ятим кала. Ул Мотыйгулла бабай белән Галимә әби тәрбиясендә үсә. Ул 1939 елны армия сафларына алына. Кавказда бер елдан артык хезмәт иткәч, сугыш башлана. Яхшы хезмәт иткәне өчен, аны Дунай елгасы буенда ил чикләрен сакларга калдыралар.  1946 елны гына туган авылына кайта. Ул 1993 елның 8 маенда бакыйлыкка күчте. 9 Май – Җиңү көнендә җирләнде.

Борһанәдин Мотыйгулиин “Германияне җиңгән өчен”, “Сталинград оборонасы өчен”, Бөек Җиңүнең 20, 30, 40, 50, 60, 70 еллык бәйрәмнәрендә юбилей медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Мәрьям ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, Вахит авылы

Опубликовано 10 May, 2018 - 11:03 пользователем МБУК Краеведчес...

Source URL (modified on 10/05/2018 - 11:03):https://tatfrontu.ru/tt/news/ulemsez-polk-motyygullin-borhandin-nizametdin-motyygulla-uly