Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Укучылар өчен Хәрби залда экскурсия үтте

Укучылар өчен Хәрби залда экскурсия үтте

Корпункт: 
Сармановский

Сарман районы музейлары хезмәткәрләре үзләре алдында куелган бурычларны үтәү максатыннан мәктәп укучылары өчен экскурсияләр үткәрәләр. Укучыларга музей хезмәткәрләре районыбыз чыккан батырлар, легендар шәхесләр турында сөйлиләр, ветераннарның истәлекләре җыелган видеоязмаларны күрсәтәләр. Укучыларда эзтабарлар табып музейга тапшырган экспонатлар бигрәк нык кызыксыну уята. Мондый очрашулар үз туган ягың тарихы белән кызыксынуны тагын да көчәйтә.

 

Опубликовано 29 December, 2020 - 14:14 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 29/12/2020 - 14:14):https://tatfrontu.ru/tt/news/ukuchylar-ochen-hrbi-zalda-ekskursiya-utte