Тыл ветераны Мирзаһитова Һауа Мирзаһит кызына 20 февраль көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Корпункт:

Яңа Әлем авылында гомер итүче тыл ветераны Мирзаһитова Һауа Мирзаһит кызына 20 февраль көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. РФ Президент Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны Актаныш районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте.
Шулай ук Һауа әбине котларга Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Илшат Җамалиев, район ветераннар Советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев һәм "Башак" ҖЧҖ җитәкчесе Хәлил Хуҗин килделәр. Изге текләкләрен җиткерделәр һәм күчтәнәч-бүләкләрен тапшырдылар.