Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Тукайлылар чит телдә җырлады

Тукайлылар чит телдә җырлады

Корпункт: 
Тукаевский район

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында районның чит тел укытучылары методик берләшмәсе чит телдә җырлар бәйрәме үткәрергә булды. Чараны уздыру урыны итеп Мәләкәс мәктәбе сайланды. Кичәне матур итеп Мәләкәс мәктәбе укучылары, алып баручылар Алина Маркова һәм Регина Гаффанова ачып җибәрде. Аннары мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлеге методисты Эльмира Вагыйзова бәйрәмдә катнашучыларга уңышлар теләде.

Чараның беренче өлешендә туган як, туган йорт турында җырлар башкарылды. Икенче өлештә сугыш еллары җырлары урын алды. Аннары эчтәлегенә ниндидер сихрилек, табышмак салынган җырларны башкарырга тәкъдим ясалды. Бәйрәм «Кояш әйләнә» («Солнечный круг») җырын дүрт телдә – инглизчә, немецча, татарча һәм русча җырлау белән тәмамланды.
Катнашучылар барысы да бик яхшы итеп әзерләнгәннәр иде. кайбер җырларның сүзләре аңлашылмаса да, аларны көеннән танырга була иде.
Әйтергә кирәк, бу кичә быелгы уку елында чит телчеләр тарафыннан оештырылган өченче зур кичә булды.
Опубликовано 6 May, 2015 - 10:39 пользователем Тукаевский район

Source URL (modified on 06/05/2015 - 10:39):https://tatfrontu.ru/tt/news/tukaylylar-chit-teld-zhyrlady