Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ТАКТАЛАЧЫК ҖИРЛЕГЕНДӘ 8 ТЫЛ ВЕТЕРАНЫНА ҖИҢҮ КӨНЕ БҮЛӘКЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ.

ТАКТАЛАЧЫК ҖИРЛЕГЕНДӘ 8 ТЫЛ ВЕТЕРАНЫНА ҖИҢҮ КӨНЕ БҮЛӘКЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ.

Корпункт: 
Актанышский

6 май көнне Такталачык җирлегендә гомер кичергән 8 тыл ветераны да ил җитәкчелегенең котлау открыткалары белән беррәттән Актаныш районы хакимиятенең күчтәнәч капларын алды. Җирлек башлыгы Марс Мансуров һәр ветеранның өендә булып, аларның хәлләрен белеште, тыл хезмәтчәннәрен район башлыгы Энгель Фәттахов һәм шәхсән үз исеменнән Җиңү көне белән тәбрик итте. - Ике ветераныбыз читтә булу сәбәпле, аларга Җиңү көне бүләкләрен бәйрәм ялларында тапшырачакбыз, - диде Марс Тимерхан улы. 

Источник: https://www.instagram.com/p/B_4zsvsAeng/

Опубликовано 7 May, 2020 - 20:22 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 07/05/2020 - 20:22):https://tatfrontu.ru/tt/news/taktalachyk-zhirlegend-8-tyl-veteranyna-zhinu-kone-bulklre-tapshyryldy