Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Табар Черкененнән Роза Гавриловага 90 яшь тулды

Табар Черкененнән Роза Гавриловага 90 яшь тулды

Корпункт: 
Апастовский

Табар Черкенендә гомер итүче Роза Васильевна  3 май көнне олуг юбилеен каршылады. Яшүсмер елларында тракторда эшли ул, туган төбәге басу-кырларын шактый иңли. Колхоздагы бар хезмәттә дә катнаша. Юбилярга район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рифкәть Ибәтуллин да изге теләкләре, күчтәнәчләре белән сөендерде.

Опубликовано 10 May, 2017 - 16:10 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 10/05/2017 - 16:10):https://tatfrontu.ru/tt/news/tabar-cherkenennn-roza-gavrilovaga-90-yash-tuldy