Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Табар Черкененнән Мария Сусаринага 90 яшь тулды

Табар Черкененнән Мария Сусаринага 90 яшь тулды

Корпункт: 
Апастовский

Табар Черкенендә гомер итүче Сусарина Мария Алексеевна тормыш иптәше Николай белән җиде бала – 6 егет һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген алты балалары исән-сау һәм барысы да туган төбәкләрендә яшиләр. Мария әбине олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп, Рәсәй Президенты исеменнән Котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Черкен авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин, “Табар“ хуҗалыгы җитәкчесе Фәһим Ибәтуллин да изге теләкләре белән күчтәнәчләрен ирештерделәр.

Опубликовано 20 June, 2017 - 09:14 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 20/06/2017 - 09:14):https://tatfrontu.ru/tt/news/tabar-cherkenennn-mariya-susarinaga-90-yash-tuldy