Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Сугышчан юлын – Суслонгердан

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Сугышчан юлын – Суслонгердан

Корпункт: 
Сабинский

Гомер узган  саен кеше балачагына ешрак әйләнеп кайта. Еллар артында күмелеп калган әти-әнинең иркә-назы, яна гына мичтән чыккан кайнар ипи тәме  сагындырып  үзәкне өзә. Әти-әни…

Минем дә сезгә искиткеч матур гомер юлы узып,  әле яңа гына бакыйлыкка күчкән газизләрем турында сөйлисем килә. Бер урамда уйнап-үсеп, мәктәп тәмамлап, 67 ел бергә гомер итеп, алты көн эчендә бер-бер артлы  бакыйлыкка күчкән  әти-әнием язмышы  легендаларга тиң. Кинолардан күреп, китаплардан укып без табына торган Таһир-Зөһрә мәхәббәте гасырларны кичеп   яши!

Әтием Шамил  Бикмө­хәммәт улы Биккенин 1926  елда дөньяга килгән. Бәләкәйдән  тапкырлыгы, зирәклеге, эш сөючәнлеге белән күрше-тирә малайларына үрнәк була. Бик тыйнак әнием Миңнегөлне дә  усал малайлардан як­лап, туган сеңлесе кебек саклап кына йөртеп үстерә ул. Һәрвакыт бергә урамда җитәкләшеп үс­кән бу ике балага карап «Кияү белән кәләш үсә», – дип сокланалар.  Илгә килгән сугыш афәте әтиемне дә  читтә калдырмый. Аның сугышчан юлы  Суслонгер лагереннан башлана. Дошманны  жиңәргә  яуга киткән әти биредәге вәхшилектән, чарасызлыктан, ачлык һәм түзеп булмаслык дә­рә­җәдә каба­хәтлектән исән калса да, гомеренең соң­гы көненә кадәр ул мәхшәрне күз яшьләрсез генә хә­терендә яңарта алмады. Һәр ел саен, Җиңү көнендә,   барысын да сөйли иде.

1945 елда әтиебезне кыска сроклы ялга җи­бә­рәләр. Җиңү шатлыгы, яшьлек дәрте белән  хисләнеп  кайткан егет  яшьтән бергә уйнап үскән  әниебез Миңнегөл янына ашыга. Тыйнак  кына итеп туй ясыйлар. Яңа гына тормыш корып, бәхет диңгезендә йөзгән әтиебез кабат хәрби хезмәткә китеп бара. Ул бары 1949 елда әйләнеп кайта.

 

 

 

Биш балалары исеменнән уртанчы кызлары Дания Юзмиева

Опубликовано 10 May, 2016 - 16:39 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 10/05/2016 - 16:39):https://tatfrontu.ru/tt/news/sugyshchan-yulyn-suslongerdan