Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > “Сугыш чоры ядкарьләре” күргәзмәсе

“Сугыш чоры ядкарьләре” күргәзмәсе

Корпункт: 
Атнинский

31 гыйнвар көнне Әтнә районында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы тантаналы рәвештә ачык дип игълан ителде. Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә зур чара үтте. Әфганстан, Чечня сугышларында катнашкан, махсус хәрби операциядән кайткан егетләребез кунак булып чакырылдылар. Матур сүзләр, изге теләкләр, йөрәктән чыккан хисләр, барысы да әйтелде. Концерт номерлары бәйрәмне тулыландырды. Кунакларны “Әтнә туган якны өйрәнү музее” тарафыннан оештырылган “Сугыш чоры ядкарьләре” исеме астында вакытлы күргәзмә каршы алды.

Опубликовано 12 February, 2025 - 10:24 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 12/02/2025 - 10:24):https://tatfrontu.ru/tt/news/sugysh-chory-yadkarlre-kurgzmse