Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Сугыш чоры баласы Фәния Сәгъдиева

Сугыш чоры баласы Фәния Сәгъдиева

Корпункт: 
Атнинский

Фәния әби тумышы белән Күәм авылы кызы. Чандыр гына гәүдәле, сөйкемле йөзле, мөлаем Фәния әбинең үзенә сүз бирик әле.
– 1937 елда сенлем Рәсимә туа. 1939 елда әтине Финляндия сугышына алып китәләр. Әнинең: “Сабир сугышта, ә без монда ачка үләрбез инде», – дип елап йөргәне истә. Әни әтидән өченче балага 8 айлык көмәнле булып кала һәм озак тормый ир бала таба. Аңа Мансур дип исем кушалар. Әби әтигә: “Хатының ир бала тапты”, – дип телеграмма суга. Әмма әни бала тапканнан соң, бик каты авырый башлый. Әтинең сеңлесе аны больницага Әтнәгә, Кимегә дә алып барып карый, ләкин файдасы тими. Күп тә үтми, әниебез үлеп китә. Без, 3 бала, әби белән калабыз. Әби кабат әтигә: “Килен үлде”, – дип телеграмма суга. Әти бу сүзләргә ышанмый. Ир бала тугач, күрсәтәселәре киләдер инде, дип уйлый. Сабир кайтмыйдыр инде, мәетне кояш баеганчы җирләргә кирәк дип, әнине алып чыгып барганда, ул кайтып төшә. Безне, ягъни 2 кызны, күтәреп алып, бик озак елый әти. Мин: “Әни үлде”, – дип еладым, ә сеңлем исә, әни йоклый, дип йөрде. 
Әти кабат сугышка китмәде: өйдә 3 бала һәм әби калды. 40 көн булгач, энем Мансур үлеп китә. Әти авылда бригадир булып эшли башлый. Шуннан соң озак та үтми, кызамык белән чирләп, сеңлем Рәсимә дә үлә. Мин, әти һәм әби белән генә калдым. 1941 елда сугыш башланды. Әтине фронтка алдылар. Без әби белән икәү генә калдык. Аннары 2 елдан соң әти дә сугыштан яраланып кайтты. Әти, яралары төзәлгәч, яңадан бригадир булып эшли башлады. Сугыштан кайтып, 1 ел узгач, әти Носы авылы кызы Фәүзиягә өйләнде. Шул көннән башлап без үги әни белән тора башладык. 1945 елның февралендә әби дә бакыйлыкка күчте. Үлгәндә әби әнигә әйтеп калдыра: “Фәния кызымны какмагыз, гомер буе риза булып ятмам”, – ди. Үги әнием әбинең васыятен үтәде – мине беркайчан да какмады. Миңа ул чын әниемне алыштырды. Рәхмәт аңа, урыны җәннәттә булсын. Гаиләдә без 4 бала үстек: әни миңа иптәшкә тагын 3 кыз алып кайтты: Гөлсинә, Гөлфия, Наилә.
Сугыш вакытында әни бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде. Ул вакытта безгә дә, кечкенә капчык тегеп, басуда башак җыйдыра иделәр. Сугыш вакытында бөтен авыл хатын-кызларыннан оекбашлар бәйләтәләр иде. 5 кг бәрәңгене пешереп, киптереп тапшыру нормасы да куелган иде. Миңа бервакытта да уен эләкмәде.
Әти бригадир булып эшләгәндә, колхозда бик күп мал-туарлар үлде. Ул вакытта ашатырга азык-төлек җитмәгәндер инде. Әти куркып, эштән алуларын сорап гариза язды.
Шуннан соң без Казанга, 7 ел торганнан соң, 1952 елны Үзбәкстанга күчеп киттек. Анда ефәк заводында эшләдем. Анда Фоат исемле егет белән таныштым һәм 18 яшь тулгач кияүгә чыктым. 4 балабыз туды. Фәрит, Фәнил, Фердинант һәм көтеп алган кызыбыз Фәридә. 1966 елда Ташкентта бик көчле җир тетрәү булды. Без шуннан соң Бәрәскәгә күченеп кайттык. Кечкенә генә өй сатып алдык, соңыннан кирпечтән үзебез өй салып чыктык.
Фәния әбинең тормыш юлын тыңлагач, күпме авырлыклар кичерсә дә, күңел пакълегенә сокланып куйдым. Бүгенге көндә үз йортында гомер кичерә, кызы Фәридә белән кияве Рәшит багыш-күреш итә.
Газизләре никадәр генә чакырсалар да: “Өемне ташлап китмим”, – дип каршы тора.
Фәния әбинең дә ире иртә үлеп китә. Әминә әби кебек Фәния әби дә олы улын җир куенына сала. Шушы кечкенә генә гәүдәле батыр йөрәкле әбекәйләрнең сабырлыкларына исең китәрлек. Раббыбыз да яшьли күрмәгән рәхәтлекне картлык көннәрендә кичерсеннәр дип, озын гомер бүләк иткәндер аларга. Кеше гомерен кеше яшәми, диләр. Авылларының ак әбиләре булып яшәсеннәр әле. Ак әбиләр – авыл күрке ул.

Опубликовано 20 February, 2025 - 10:12 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 20/02/2025 - 10:20):https://tatfrontu.ru/tt/news/sugysh-chory-balasy-fniya-sgdieva