Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > "Сталинградның даны һәм үлемсезлеге"

"Сталинградның даны һәм үлемсезлеге"

Корпункт: 
Менделеевский

Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Герой-шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап «Сталинградның даны һәм үлемсезлеге» дип исемләнгән видео-экскурсия үткәрделәр.

Балалар Мамай курганындагы "Сталинград сугышы геройларына" тарихи-мемориаль комплексы буйлап виртуаль экскурсия ясадылар. Нәкъ менә биредә 1943 елның 2 февралендә Сталинград сугышы тәмамлана, ул Бөек Ватан сугышының гына түгел, бөтен Икенче бөтендөнья сугышының да нәтиҗәсен хәл итә. Мамай курган-ул һәйкәл генә түгел. Бу-меңләгән солдатның гомере өзелгән, анда ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар, балалар, картлар да үлгән урын. Чарада сугыш геройларына багышланган шигырьләр, җырлар, солдат хатларыннан өзекләр яңгырады.

Опубликовано 4 February, 2020 - 12:24 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 04/02/2020 - 12:24):https://tatfrontu.ru/tt/news/stalingradnyn-dany-hm-ulemsezlege