Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Сталинград сугышы тәмамланган көн

Сталинград сугышы тәмамланган көн

Корпункт: 
Менделеевский

2 нче февраль - Сталинград сугышы тәмамланган көн. 26нчы гыйнварьдә Бөек Ватан сугышы чорында мөһим борылыш буларак теркәлгән бәрелеш турында Псәй мәдәният йортында мәктәп балалары белән видеоязма карадык. Соңыннан алар өчен квест-викторина үткәрелде. Эзләнү эшчәнлеген үз эченә алган әлеге шөгыльдән һәркем канәгать калды. Бу очракта "Белмәү гаеп түгел, ә белергә теләмәү гаеп" дигән әйтем урынлы булыр, чөнки балалар күп кенә сорауларга җавап таптылар.

Опубликовано 29 January, 2021 - 14:47 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 29/01/2021 - 14:47):https://tatfrontu.ru/tt/news/stalingrad-sugyshy-tmamlangan-kon