"Сталингра сугышы" - Бөтероссия тарихи квест Корпункт: СармановскийСарман районы МБББУ "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"Җәлил волонтерлары "Сталинград сугышы" дип исемләнгән Бөтенроссия тарихи квестта актив катнаштылар. Квестта катнашучылар алдында журналистлар ролен үз эченә алып, чын тарихи фактлар туплап, тирә-юньдәгеләргә җиткерү, ялган фактларның таралуын булдырмау бурычы куелды. Волонтерларга Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен һәм истәлекләрен җыярга кирәк иде. Балалар бу бурычны бик яхшы үтәделәр һәм бик күп яңалыклар белделәр. Квест тәмамлангач, тупланган материаллардан альбом ясалды. Опубликовано 15 February, 2021 - 13:54 пользователем Хамитова Гузель