Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Социаль хезмәткәрләр Җиңү бәйрәме алдыннан «Чиста ишегалды» акциясе уздырды

Социаль хезмәткәрләр Җиңү бәйрәме алдыннан «Чиста ишегалды» акциясе уздырды

Корпункт: 
Агрызский

            9 Май бәйрәме алдыннан «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге өйгә барып ярдәм күрсәтә торган ветераннар өчен социаль хезмәткәрләр арасында «Чиста ишегалды» хәйрия акциясе игълан итте.

            Әлеге акциягә иң беренчеләрдән булып Сания Мостафина, Лариса Фассаева һәм шәфкать туташы Раиса Видинеева кушылдылар. Алар Барҗы-Умгада яшәүче Нәкыя апа Гарифуллина һәм Кичкетаңнан Зирәк Вәлиева, Шәмгыйнур Шәйхетдинованың ишегалдын җыештырдылар, чүп-чарларын түктеләр. Башка социаль хезмәткәрләр дә үзләре карамагындагы әби-бабайларның өй тирәләрен җыештырдылар. Алар хөрмәтле өлкәннәребезгә сөенә-сөенә ярдәм итүләрен әйттеләр.

Опубликовано 25 May, 2017 - 11:08 пользователем Музей Агрыза

Source URL (modified on 25/05/2017 - 11:08):https://tatfrontu.ru/tt/news/social-hezmtkrlr-zhinu-byrme-aldynnan-chista-ishegaldy-akciyase-uzdyrdy