Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > “Синең алдында башымны иям...”

“Синең алдында башымны иям...”

Корпункт: 
Атнинский

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан Әтнә районы мәктәпләрендә төрле чаралар үткәрелде. Әдәби кичәләр, викториналар һ.б.  Шундый Муса Җәлилне искә алу кичәсе Әтнә районы Күлле Киме мәктәбендә дә үткәрелде. Кичә барышында шагыйрьгә багышланган  “Синең алдында башымны иям” дигән презентация күрсәтелде. Укучылар Муса Җәлил иҗат иткән шигырьләрне сәнгатле итеп укыдылар, шулай ук алар арасында концерт номерлары да куелды. Соңыннан викторина сорауларына җавап бирде укучылар. Чарада 5-8 нче сыйныф укучылары катнашты.

Опубликовано 18 February, 2021 - 17:17 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 18/02/2021 - 17:17):https://tatfrontu.ru/tt/news/sinen-aldynda-bashymny-iyam