Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Сарман муниципаль районының Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котладылар

Сарман муниципаль районының Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котладылар

Корпункт: 
Сармановский

Районыбызда сугыш ветераннары саны елдан-ел кими. Алар үзләре белән бер тарихи чорны алып китәләр. Сугыш афәтләренең тере шаһитлары булган әби-бабайларыбыздан бары истәлекләре генә калып бара. Шуңа күрә ветераннарыбызны зурлау, хөрмәтләү үзе бер мәртәбә. Сарман муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Опубликовано 30 April, 2021 - 13:55 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 30/04/2021 - 13:55):https://tatfrontu.ru/tt/news/sarman-municipal-rayonynyn-boek-vatan-sugyshynda-katnashuchylarny-tatarstan-respublikasy